Шимбә, 16.02.2019, 13:56




Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Азатлык
 Баш бит

القُرْآنُ الْكَرِيمُ برِوَايَةِ حَفْصٍ عَنْ عَاصِمٍ الكُوفِيّ إعداد و ترتيب مركز الإشعاع الإسلامي للدراسات والبحوث الإسلامية إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ إِنَّهُ لَقُرْآنٌ كَــرِيمٌ فِي كِتَابٍ مَّكْنُونٍ لَّا يَمَسُّهُ إِلَّا الْمُطَهَّرُونَ تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ الْعَالَمِينَ


Быелдан башлап Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ операторы эшли башлаячак. Нәзарәт хаҗ кылуны очсызрак һәм сыйфатлырак итәргә ниятли."Татарстан мөселманнары быел хаҗга очсызрак бәядән бара алачак. Быелдан башлап хаҗ квоталары бары тик Татарстан диния нәзарәтенә биреләчәк”, дип сүзен башлады Татарстан мөфтие Илдус Фәиз бүгенге матбугат конференциясен. Әмма ул быел Татарстанга күпме күпме квота биреләчәген әйтмәде, "бу мәгълүмат апрель ахырында билгеле булачак”, диде. 

Илдус Фәиз, быелгы хаҗ сәфәрләре Татарстан хаҗиларына узган елгы бәяләр белән чагыштырганда арзанрак чыгачак, дисә дә, төгәл генә бәясен әйтмәде.

Мөфти, "хаҗ кылу бәясе якынча 100 мең сум чамасы булыр, әмма чиктән чыккан бәяләр булмаячак”, дип каләм ияләренең сорауларын җаваплады.

Илдус Фәиз Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ ... Дәвамын укырга ->

Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 556 | null Дата: 26.04.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |

Татарстан Диния нәзарәте каршында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизне мөфтилектән китүен таләп иткән пикет уздырылды. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиулла оештырды. Бер ел элек мөфти итеп сайланган Илдус Фәизгә каршы чарада 60 кеше катнашты. 

Әлеге пикет турында халык арасында шактый сүз булса да, каршылык чарасына халык күп җыелмады. Пикетта Илдус Фәизне постыннан китәргә чакырган плакатлар алып чыгылган иде. Анда "Мөфтият - ФСБ ялчысы", "Фәиз, кит!" һәм башка шундый эчтәлекле лозунглар бар иде.

Татарстанда Фәизгә каршы дулкын Кол Шәрифтән Рамил Юнысны имамлыктан алырга теләгәннәр соң башланып китте. Шуннан соң мөфти: "Кол Шәриф имамын сайлау да спектакльгә әйләндерелде. Монда төп рольләрне в ... Дәвамын укырга ->
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 685 | null Дата: 23.04.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (1) |

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә истәлекле вакыйга булды: каләм ияләренә Коръәннең Казанда 10 мең данә тираж белән басылган нөсхәләре тәкъдир ителде.
Әлеге кичәдә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Коръәнхафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш һәм журналистлар катнашты.
Бу мәҗлес вакытында беренче булып сүз алган мөфти Илдус хәзрәтнең сөйләвенчә, изге китапны бастыру Коръән елы һәм тәүге Казан басмасының 225 еллыгына багышлап нәшер ителгән. Билгеле булганча, 1787 елда Екатерина II Санкт-Петербургтагы Шнор типографиясендә Коръән бастырырга рөхсәт итә. Ул нибары 20 нәсхәдә нәшер ителеп, халыкка таратыла. Ул шуның белән үзенчәлекле: изге китап безнең бабайлар ясаган хәрефләр белән басыла. Ул чорларда Коръән Петербургта тагын берничә тапкыр басыла, тик безнең көннәргә аларның берничә нөсхәсе генә килеп җи ... Дәвамын укырга ->
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 638 | null Дата: 19.04.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |

Казанның «Сөләйман» мәчетендә урнашкан Күзләре күрмәүчеләрнең һәм бераз күрүчеләрнең Тернәкләндерү үзәгенә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килеп китте. 


Җәлил хәзрәт биредәге Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең эше белән танышты, курсларда белем алучы шәкертләр белән фикер алышты, аннары эчтәлекле вәгазь сөйләде, соңыннан күзләре күрмәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирде.

Баш казый игелекле һәм нәтиҗәле эш башкарганнары өчен "Сөләйман” мәчете һәм "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды җитәкчелегенә, аерым алганда, Илдар хәзрәт Баязитовка, Илһам хаҗи Исмәгыйлевка һәм Мәликә ханым Гыйльметдиновага һәм башка хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләрен белдерде. "Сезнең хезмәтегез бик кирәкле, социаль яктан әһ ... Дәвамын укырга ->
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 678 | null Дата: 17.04.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |


Клуб җитәкчелеге бу хәлне Европа һәм Якын Көнчыгыш мөселманнары арасында команданың абруен күтәрү максатыннан эшләнүе хакында белдергән. Клубның вәкилләре төп халыкны мөселманнар тәшкил иткән төбәкләрдә аңлашылмаучылыклар һәм низаглар килеп чыкмасын өчен шулай гамәл кылулары турында әйткәннәр. Испания клубының җирле аркадашлары да реклама материалларыннан тәрене алуны таләп иткәннәр.

 Исегезгә төшерәбез: Испания клубының эмблемасында тәре сурәте 1920 елда барлыкка килә. Ул чагында Испания Короле Альфонс XIII клубка үзенең химаясен, яклавын белдергән иде. "Реал Мадрид”ның төп көндәше "Барселона” үз эмблемасыннан тәрене алдырган иде инде. Алар Якын Көнчыгышта сатыла торган футболкалардагы тәрене д ... Дәвамын укырга ->
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 1255 | null Дата: 14.04.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (1) |

1 2 »
Барлык хокуклар да якланган. © 2019
Профиль
Гость

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!

Башка сайтлар
Һава торышы
Дуслар





  Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Хостинг от uCoz